Балалар бакчасында хезмәт эшчәнлеге. Анкета.
Балалар бакчасында хезмәт эшчәнлеге.
Кеше тормышында эшчәнлек зур урын алып тора.Эшчәнлекнең төп төрләре – уку, хезмәт,уен. Хезмәт – эшчәнлекнең иң әһәмиятле төре. Кеше хезмәт нәтиҗәсендә үзенә һәм җәмгыять өчен кирәкле гамәлләр башкара.
Шулай ук уен эшчәнлеге дә хезмәт эшчәнлеге белән бәйле. Кеше тормышта бу өч төр эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Бакчада уен эшчәнлеге төп эшчәнлек булып торса да баланы хезмәткә өйрәтү дә безнең төп бурычларыбызның берсе булып кала. Чөнки тормышта, бала үсеп җиткәч, эшчәнлек төрләре арасында хезмәт иң төп урында тора.
Ул кешенең яшәве өчен кирәк.Хезмәт белән беррәтән психик процесслар да барлыкка килә. Хезмәт һәм психика бер-берсенә бик нык бәйләнгән. Аңлаешлы сөйләм барлыкка килү дә, аралашуның камилләшүе дә хезмәт белән бәйле.
Хезмәтнең максаты – җәмгыять ихтыяҗын канәгатьләндерү. Хезмәтнең мотивлары төрлечә була:
-кешеләргә файда китерү;
-акча табу;
-эшнең кызыклыгы;
Иң зур канәгатьләнү бирүче хезмәт – иҗади хезмәт.
Хезмәтне башкару өчен белем,осталык, күнекмәләр, кыскасы өйрәнү кирәк.Әгәр хезмәт гап-гади булып,аерым кораллар һәм ысуллар таләп итмәсә, өйрәнү эш барышында башкарыла. Кешелек тәҗрибәсен үзләштерү өчен өйрәнүнең уку төре аерым оештырыла.
Бу эшчәнлекнең төп максаты – белем алу.
Балалар бакчасында безнең төп максат:
Хезмәт күнекмәләре һәм белемнәрен формалаштыру.Хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Шулай ук төрле профессияләргә карата, әти-әниләренең хезмәтенә карата кызыксыну уяту,зурлар хезмәте турындагы күзаллауларны киңәйтү, зурлар хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү, коллектив эшләр вакытында балаларда эшлисе килү теләген уяту, тирәлеккә кирәкле булырга, нәтиҗәләргә ирешергә өйрәтү –безнең бурычыбыз.
Үз – үзеңә хезмәт күрсәтүдә:
Мөстәкыйль киенә-чишенә өйрәтү, киемнәрне тәртипләп кую ,чистарту,үз вакытында юешләнгән киемнәрне кибәргә кую, үз-үзеңнең һәм иптәшеңнең киемнәрендәге кимчелекләрне бетерүгә ярдәм итә өйрәтү тора.
Көнкүреш хезмәтендә балаларны:
Төркемне һәм участокны чиста һәм тәртипле тота өйрәтү, уенчыкларны юу, тузан сөртү, тәрбияче белән берлектә китапларны төзәтү , участокта чүп җыйнау, тротуарны себерү, (кыш көне кар көрәү), комга су сибә өйрәтү, йокыдан торгач мөстәкыйль рәвештә урынны җыйнау, дежур вазыйфаларын төгәл үти өйрәтү: өстәл сервизлау, беренче һәм икенче ашларны тарату, ашагач савыт-саба җыю, өстәл сөртүгә өйрәтү керә. Шөгыль өчен тәрбияче әзерләгән материалларны тарату, җыйнау, кисточкаларны юуһ.б.
Тәбигатьтә хезмәт:
Хайваннарга һәм үсемлекләргә мәхәббәт тәрбияләү, табигать почмагында дежурлык вазыйфаларын үтәү: үсемлекләргә су сибү, төпләрен йомшарту, аларны мөстәкыйль карый өйрәтү.
Көз көннәрендә бакчада җыештыруга күнектерү: орлык җыйнау, суган йолку, үсүче үсемлекләрне күчереп утырту, түтәлчекләрне казу.
Ә кыш көне кар көрәү, агач төпләренә салу, язын чәчәк өчен балчык алу, орлык чәчү, үсентеләр утырту. Җәй көннәрендә су сибү, түтәлләрне тәрбияли өйрәтү дә бакча яшеннән башланырга тиеш.
АНКЕТА
- Балалар бакчасында хезмәт эшчәнлегендә төп максат нинди?
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________
- Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә без бакчада үзалдыбызга нинди бурычлар куябыз?
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________
- Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүдә нинди халык-авыз иҗатлары кулланырга мөмкин?
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________
- Сез ничек уйлыйсыз, барлык шөгыльләрдә дә балаларга хезмәт тәрбиясе биреп буламы?
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________
5.Режим моментларында хезмәт тәрбиясе бирүне нинди формаларда эшләр идегез?
_____________________________________________________________________________
_____________________________________________________________________________
- Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү өчен бакчагызда нинди күрсәтмәлекләр булдырдыгыз?
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________
- Бакчагызда балаларга хезмәт тәрбиясе бирү өчен нинди шартлар тудырылган?
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________
- Хезмәт тәрбиясе аша нинди әхлакый сыйфатлар тәрбиялисез?
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________